«Сине каян эзләргә икәнен мин беләм»: китапханә дәресе (6+)

25 октябрьдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен 14 нче санлы китапханәдә энциклопедияләрдә, сүзлекләрдә һәм белешмәлекләрдә кирәкле мәгълүматны эзләүгә багышланган  «Сине каян эзләргә икәнен мин беләм» дигән китапханә дәресе узды. 

я знаю
WhatsApp Image 2021-10-25 at 14.19.20
WhatsApp Image 2021-10-25 at 13.00.58

Китапханәче балаларны китапханәнең белешмә әдәбият фонды белән таныштырды, белешмәлекләр һәм энциклопедияләрдән сүзлекләрнең аермасы турында сөйләде. Балалар шулай ук аларның уртак билгеләрен дә тапты – материал алфавит яки тема буенча урнаштырыла, китап ахырында предметлы-исемле күрсәткеч була. Катнашучыларның игътибары укуда ярдәмлек буларак рус теле сүзлекләренә җәлеп ителде. Алган белемнәрне ныгыту өчен «Тап мине» уены үткәрелде, биремнәрне үтәү өчен укучылар «В.И. Дальның рус теленең аңлатмалы сүзлеге»н һәм «Зур Россия энциклопедия»сен кулланды. Балалар бик мавыгып сүзләрне энциклопедия яки сүзлек битләрендәге сыман тәртиптә тезде. Чарадан соң матур рәсемле белешмә басмалар белән кызыксындылар һәм күбесе үзләренең сүзлек байлыгын тулыландыру өчен китапларны өйләренә дә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: